Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән тәрбиячесе Россия күләмендә җиңүче

Шушы көннәрдә Санкт-Петербургта XI Бөтенроссия «Россия тәрбия­челәре» конкурсы җиңүчеләр бүләкләнде.

Әлеге бәйгенең төп бүләкләү тантанасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре өчен мөһим вакыйга.

Быел конкурс иҗат һәм мәгариф эшенә тугрылык саклаучы һәм үз һөнәренең чын осталары булуын раслаучыларны җыйган иде. Бәйгенең төбәк этабына 4500дән артык гариза кабул ителгән. Федераль этапта 500дән артык конкурсант көч сынашкан, 41 педагог җиңүче исеменә лаек булган.

«Россия тәрбиячеләре» оешмасы җитәкчесе Лариса Тутова педагогларга үзенең котлауларын җиткерде һәм аның сүзләренә 20дән артык коллега-депутатлар Дәүләт Думасыннан телекүпер ярдәмендә кушылды. Менә шушындый федераль дәрәҗәдәге бәйгедә Яшел Үзәннең 6нчы «Улыбка» балалар бакчасының татар теле укыту буенча тәрбиячесе Гөлнара Рахманованың (рәсемдә) җиңүчеләр арасында булуы искиткеч зур вакыйга.
Гөлнара Зөфәр кызы «Буыннан-буынга күчеп килүче традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен мәктәпкәчә белем бирүдә саклау һәм ныгыту буенча иң яхшы фәнни эшләнмәләр» номинация­сендә җиңүче дип билгеләнде.

– Конкурска «Татар теленә өйрәтәбез һәм туган якны танып беләбез» проекты буенча видеоролик тәкъдим иттек. Проект рес­публика территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнүне үз эченә алган. Анда балаларның, педагогларның һәм ата-аналарның катнашуын да күрергә мөмкин. Бу эшем белән татар телен саклау һәм ныгытуның чыннан да мөһим һәм актуаль булуын күрсәтәсе килде. Конкурс­тан, бүләкләү тантанасыннан мин онытылмаслык тәэсирләр, хис-кичерешләр һәм алга таба ялкынланып эшләү өчен көч туплап кайттым.

Иң мөһиме – башка педагог­лар белән тәҗрибә уртаклаштык, күп яңалык алдым. Дөресен генә әйткәндә, җиңүемә озак ышана алмадым. Санкт-Петербургка сәяхәтемне могҗиза, Яңа елга тылсымлы бүләк дип атар идем. Әлбәттә, соңрак җиңүемне аңлау үз-үземә көч һәм ышаныч өстәде. Балаларга татар телен укытуым белән горурланам. Нәкъ менә Педагог һәм остаз елында җиңүем икеләтә шатлыклы. Ә инде Бөтенроссия форумында Татарстан Республикасын, яраткан шәһәребез Яшел Үзән һәм үзебезнең балалар бакчасы турында ишетүнең ничек рәхәт булуын сүзләр белән генә аңлату мөмкин түгел. Язмышыма рәхмәтлемен, – дип сөйли Гөлнара Рахманова.

Якташыбызны зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев