Яшел Үзән табиблары мактауга лаеклы зур эш башкарды
Яшел Үзән табиблары шәһәрдә яшәүче хатын-кызны кулын ампутацияләүдән коткарган
Гөлнур Растремина 1нче хирургия бүлегенә авыр хәлдә керә. Егылып кулын имгәтә, шуннан соң аны тән температурасы күтәрелә. Табиблар ачыклаганча, пациентның каны зарарланган һәм ул кулын югалтырга мөмкин була. Кулны саклап калу өчен өч операция ясыйлар. Гөлнур Райхановна стационарда бер айдан артык вакыт үткәрә. Хастаханәдән чыккач та поликлиникага йөри һәм атнага бер тапкыр хирургия бүлегендә күренә.
-Минем доктор Андрей Александрович Сергеевның куллары алтын, ул минем өч операцияне дә искиткеч итеп үткәрде. Бүлектә һәр иртәм аның хәлемне сораудан башланды. Бик игътибарлы, кайгыртучан, ә яхшы сүз бит дәвалый да! - ди пациент.
Ул бүлек мөдире Анатолий Николаевич Комарницкийга, табибларга һәм барлык медицина персоналына чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерә.
"Бу шундый дус команда, бердәм орган кебек эшли. Искиткеч кече медперсонал, искиткеч сизгер һәм ярдәмчел шәфкать туташлары, искиткеч табиблар! - дип рәхмәтен белдерә Гөлнур Растремина.
Бу хакта район үзәк дәваханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев