Яшел Үзән спортчылары - XII Җәйге чирәмдәге хоккей буенча Спартакиаданың көмеш призерлары
Крымск шәһәрендә 15-16 яшьлек кызлар арасында чирәмдә хоккей буенча XII Җәйге Спартакиаданың финал этабы узды.
Спартакиадада Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Ростов өлкәсе, Пермь крае, Мәскәү, Алтай крае, Башкортостан Республикасы командалары катнашты.
Ярышларга Татарстан Республикасы җыелма командасы бер җиңелүсез килде. Финалда гына Мәскәү өлкәсе җыелмасына 6:4 исәбе белән оттырды.
Турнирның иң яхшы уенчылары:
Арина Савельева (7 мәктәп) – турнирның иң яхшы сакчысы,
Татьяна Лебедева (7нче мәктәп, хәзерге вакытта Казан УОР студенты) – турнирның иң яхшы һөҗүмчесе дип танылды.
Команда һәм тренерлар составы Людмила Юшкова белән Радик Сабитовны җиңүләре белән котлыйбыз!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев