«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» генераль директоры Әүфәр Галиев, Яшел Үзән халкын Яңа ел белән котлый
Кадерле дуслар, райондашлар, яшел үзәнлеләр!
Сезне Яңа ел белән ихластан котлыйм!
Яңа ел – барыбыз да яраткан һәм көтеп алган тылсымлы бәйрәм. Ул һәрвакыт яхшылыкка өмет уята. Узып барган ел һәрберебез өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды һәм яшәү тәҗрибәсе һөнәри эшчәнлегебездә яңа казанышлар бүләк итте. Коллективыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ел дәвамында куелган максатларга ирештек, райондашларны гына түгел, республика халкын сөт ризыклары белән тотрыклы тәэмин иттек. 2024 ел да җаваплы һәм яңа планнарга бай булачак. Алда безне, уңышка ирешү һәрберебезнең фидакарьлегеннән торган, шундый ук көндәлек хезмәт көтә, әмма һәр планлаштырганның тормышка ашачагына ышанам.
Туачак ел тагын да югарырак үрләр яулау мөмкинлеге тудырсын. Мин сезгә чын күңелдән сәламәтлек, лаеклы дуслар, керемле эшләр һәм яшәү өчен бетмәс энергия телим. Яңа ел сезгә күңелле ачышлар, көтелмәгән шатлыклар алып килсен, әйләнә-тирәгездә бары тик тормышыгызны яхшылыкларга баетырга сәләтле якты күңелле кешеләр генә булсын. Яңа ел белән!
Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» генераль директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев