Яшел Үзән шәһәренең 23 нче «Алтын башак» балалар бакчасында, балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау чарасы үткәрелде
Яшел Үзән районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау бүлеге башлыгы Зөлфия Шакирова, балалар белән юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.
Юл-патруль хезмәте взводы командиры Азат Яруллин балаларга патруль автомобиле күрсәтте, махсус сигналлар куллану турында сөйләде.
Балалар махсус транспортны кызыксынып карадылар һәм инспекторларга кызыклы сораулар бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев