Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең 11нче «Антошка» балалар бакчасында IV муниципаль «Татар малае, татар кызчыгы - 2025» бәйгесе узды

Бәйге яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү, балаларны һәм ата-аналарны татар халкының рухи традицияләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Бәйгене оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф оешмасы, «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 11нче «Антошка» балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Бәйгенең финал өлешендә 6 малай һәм 6 кыз катнаштылар.

Җиңүчеләр булып «Татар малае - 2025» бәйгесендә 11нче балалар бакчасыннан Гимиев Рәзил, «Татар кызчыгы - 2025» бәйгесендә Булатова Ясминә танылдылар.

Бәйгенең призерлары да билгеләнде. Барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев