Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәрендәге «Россиядә эш» кадрлар үзәге рәсемнәр бәйгесе уздырды

Яшел Үзән шәһәрендәге «Россиядә эш» кадрлар үзәге 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чираттагы тапкыр рәсемнәр бәйгесен үткәрде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

«Яшәргә – Ватанга хезмәт итәргә» дип аталган иҗади бәйге мәктәп укучыларын берләштерде. Балалар рәсемнәр аша һөнәр, җаваплылык һәм хезмәтнең чын мәгънәсе турында үз фикерләрен җиткерде.

Катнашучылар өч яшь төркеменә бүленде:
— 1–3нче сыйныфлар
— 4–6нчы сыйныфлар
— 7–8нче сыйныфлар

Һәр эштә – балаларның ихлас карашы, киләчәккә омтылышы һәм Ватанга хезмәт итүгә хөрмәт чагыла. Бу бәйге – гади рәсемнәр генә түгел, ә һөнәр сайлауга ясалган тәүге адымнар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев