Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән: рейтингта алтынчы Тарихта беренче тапкыр

Горький исемендәге мәдәни үзәктә Зеленодольск шәһәр Советының дүртенче чакырылыш XXIV сессиясе узды.

Көн тәртибендә шәһәрнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре, җылыту сезонына әзерлек, чыгарылыш укучыларының дәүләт аттес­тациясе нәтиҗәләре, финанс һәм башка мәсьәләләр куелган иде.

Сессия кысаларында Яшел Үзән шәһәре Советы депутатларын тәкъдим иттеләр. Исегезгә төшерәбез, 10 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Яшел Үзән районында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар уздырылды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Зеленодольск шәһәр Советына 7нче сайлау учас­тогы буенча Ильяс Фәиз улы Гыймадов, 13нче сайлау участогында Алексей Владимирович Ананьев; 18нче сайлау участогы буенча Шагаева Алия Юныс кызы (рәсемдә) сайланды.

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча Яшел Үзән районы республика муниципалитетлары арасында социаль-икътисади үсеш рейтингында 6нчы урында. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анастасия Бауэр хәбәр итте.

Рейтингта 6нчы урынны Яшел Үзән районы беренче тапкыр алды. Моңа берничә күрсәткеч ярдәм итә: сәнәгать җитештерүе индексы – 101 %, шулай ук товар озату уңай динамикага ия – 126 %. Күрсәткечләр буенча: 2нче урын – тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе, эшсезлек дәрәҗәсе буенча 4нче урында, бу күрсәткеч шулай ук безнең өчен рекордлы түбән – 0, 22%, ягъни 76 кеше, – дип, җитәкче статистиканы билгеләде.

Зеленодольск районы реаль керем үсеше темплары буенча 6нчы урында тора. Зур һәм урта предприя­тиеләрдә эшләүче гражданнарның уртача айлык хезмәт хакы 31,2%ка арткан һәм 48 мең сум тәшкил итә. Предприятиеләрдә барлыгы 44,5 мең кеше эшли, бу узган елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 8%ка югарырак.
Бүгенге көндә ТОСЭР резидентлары булып 25 компания тора, шуларның 15е җитештерү эшчәнлеген башлаган.

Проект гамәлгә ашырылганнан бирле ТОСЭР резидентлары тарафыннан 11 458 яңа эш урыны булдырылган һәм 11,7 млрд.сум капиталь кертемнәр үзләштерелгән.

Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча уртак эш алып барыла – бу безнең өчен өстенлекле юнәлеш. Алда әле күп эш, шул исәптән районда хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрү, социаль инфраструктураны үстерү тора. Болар барысы да яңа үсеш нокталарын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, – дип ассызыклады район башлыгы Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев