Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районының сөйкемле хатын-кызлары!

Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан тәбрик итәм.

Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.

Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый, гаилә җылысын саклый, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

Бу матур бәйрәм көнендә чын йөрәктән чыккан котлауларны кабул итегез. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен! Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, һәр көнгә шатланып яшәргә язсын, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын!

Айдар Кашапов,
«Зеленодольскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе җитәкчесе
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев