Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» сәламәтләндерү лагерендә «Айбагыр» XV юбилее узды

Зеленодольск муниципаль район башлыгы, Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев Татарстан Республикасы Керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Егоров һәм РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән бергә балалар белән аралашты.

Юбилей уңаеннан катнашучылар «Айбагыр»ның яшел аллеясында 15 миләш агачы утыртты.

- Ел саен этнолагерь үткәрү традициясе районыбызның Ильинское авылындагы «Мечта» сәламәтләндерү лагерендә башланып киткән иде. 2022 елдан, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «Мирас-Наследие» лагере яңартылганнан соң, «Айбагыр» этнолагере тагын да яңа төсмерләр белән баеды.

Лагерь дәвамында балалар туган мәдәниятен, гореф-гадәтләрне өйрәнә, туган тел буенча белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерә.

Быел биредә Татарстан Республикасының 15 районыннан һәм Россиянең 4 шәһәреннән килгән 104 бала катнаша.
Отрядлар бик матур чыгышлар әзерләгән. Балалар безгә күтәренке кәеф бүләк иттеләр һәм истәлеккә үзләренең кепкаларын тапшырдылар. 

Рәхмәт сезгә, балалар! Сезнең белән горурланабыз!
Бәйрәм белән!  – дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

Михаил Афанасьевның МАХ каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев