Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районының Бело-Безводное авылында «Хан утары» («Ханская усадьба») коттедж бистәсе төзелүгә һәм аның беренче Сөембикә урамын ачуга багышланган тантана узды

Чарада ханнар, морзалар һәм солтаннар чоры тематикасы булдырылган иде. Кунакларны татар базары атмосферасы каршы алды.

Алып баручы яңа тарих тәгәрмәчен эшләтеп җибәрде.

Мәйданчыкта тематик тукталышлар оештырылды, анда Казан ханлыгының Алтын запасын тизлеккә исәпләү, үз чыдамлыгыңны тикшерү, үзеңне гарәп телендә каллиграф ролендә сынап карау, һөнәрчеләр ролендә булу, җәядән һәм арбалеттан ату мөмкинлеге бирелде.

Шулай ук кунаклар футбол һәм волейбол буенча турнирда катнашты. Ахырда Алтын Урда чорына хас булган ризыкларны дегустацияләү кулинар-батл узды. Сәхнәдә коттедж бистәсе төзелешенә катнашы булган кешеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев