️Яшел Үзән районында ремонт эшләре сәбәпле телевидение һәм радио тапшыруларын вакытлыча туктатып торачаклар
8 һәм 9 июль көннәрендә 08:00дән 17:00 сәгатькә кадәр радиотелевидение үзәгендә планлы ремонт эшләре үткәреләчәк.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Ремонт эшләре вакытында аналог форматтагы радиотапшырулар һәм цифрлы эфир телевидениесе белән радиотапшырулар вакытлыча туктатылачак. Алар арасында:
- «Россия радиосы»;
- «Татарстан радиосы»;
- «Маяк»;
- «Вести ФМ»;
- 1 нче һәм 2 нче федераль цифрлы мультиплекслар (РТРС-1 һәм РТРС-2).
Тапшырулар ремонт эшләре тәмамланганнан соң гадәти режимда яңадан эшли башлаячак.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев