Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында полицейскийлар тентү барышында марихуана тапкан

Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге полиция хезмәткәрләренә элек хөкемдә булмаган Октябрьский бистәсендә яшәүче 44 яшьлек ирнең наркотик матдәләрне законсыз саклауга катнашы булуы турында оператив мәгълүмат килеп ирешә.

Тентү барышында участокта киндер үсемлегенең өлешләре, 810 грамм киптерелгән масса, шулай ук шикләнелүче яшәгән торакта наркоконтроль хезмәткәрләре гомуми авырлыгы 310 грамм булган марихуана пакетын тапкан.

Әлеге факт буенча «наркотик, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү» РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 2 өлеше нигезендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Фигурантка карата читкә чыгып китмәү һәм тиешле тәртип турында язылу рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев