Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан биш пункт ачылачак

3 октябрьдән алар берьюлы берничә торак пунктта эшли башлаячак:

- Яшел Үзән, Норкин ур., "Бердәм Россия"партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе
- Яшел Үзән, Хаҗиев ур., 7, "Яшел Үзән" МПК
- Васильево бистәсе, Школьная ур., 30, мәдәният йорты
- Зур Ключи авылы, Волостнов ур., 21 а, мәдәният йорты
- Норлат авылы, Марат Фәйзуллин ур., 17, мәдәният йорты.
Вакыты: эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгать.

- Безгә махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтергә теләүче гражданнардан бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Район башлыгы Михаил Афанасьев кушуы буенча муниципалитеттан мобилизацияләнгән яшел үзәнлеләр өчен кирәкле әйберләр җыелмасы формалаша. Моннан тыш, без барлык хәрбиләребезгә гуманитар ярдәм кирәк булачагына ышанабыз, шуңа күрә Яшел Үзән районында биш пункт эшли башлау турында карар кабул ителгән. Искәртеп узабыз, әйберләр исемлек нигезендә кабул ителәчәк. Бернинди финанс җыемнары турында да сүз бармый, - ди Яшел Үзән районы матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова.
Кабул ителә:
1. Эчке кием (термобелье)
2. Носки (җылы, йон)
3. Стелька
4. Баш киеме, трикотаж
5. Тактик перчаткалар кара төстә
6. Махсус җиһазлар (башка беркетелә торган фонарьлар + аккумуляторлы батарейкалар, карабин, паракорд (туристик аркан)
7. Медицина жгуты
8. Медикаментлар (авыртуны басучы дарулар, Лоперамид, Мезим, активлаштырылган күмер, кызышуны киметүче/вируска каршы, Анти-аллерген, Регидрон, водород перекисы/хлоргекисдин, бинт, җылытучы мазьлар, эластик бинт, Теймурова пастасы, Пантенол)
9. Медицина кайчысы
10. Берушалар
11. Юеш салфеткалар + антибактериаль
12. Йокы капчыклары
13. Туристик келәмнәр ("Пенка”)
14. Бер тапкыр кулланыла торган туристик җылыту җайланмасы
15. Туристик газ плитәсе+баллон
16. Термос, термокружка
17. Изолента (кара, яшел)
18. Кнопкалы телефон + зарядка
19. Кул сәгате
20. Тактик перчаткалар, тактик күзлекләр
21. Күп функцияле пычак (мультитул)
22. Хәрби экипировка һәм җиһазлар. Өстенлек яңа әйберләргә бирелә.
23. Плащ-палатка
24. Туристик сидушка
25. Туристик рюкзак
26. Гигиена әйберләре (шампунь, душ өчен гель, теш пастасы, щетка, сөлге)
27. Тегү җыелмасы (энәләр, җепләр)
28. Коры паек (тушенка, консервалар, чәй, йомшак пакетлы кофе, коры печенье, шикәр, сгущенка)
29. Тәмәке+зажигалка (туристик шырпы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев