Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында М7 трассасында реконструкцияләнгән юл ачылды

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев катнашты.

17,3 чакрым озынлыктагы юл ике полосадан дүрт полосага кадәр киңәйтелде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзер юлның бу кисемтәсе иң заманча таләпләргә җавап бирә.

"Трассаның бу участогы бик тулган иде. Әмма хәзер 18 километрга якыны реконструкцияләнгән. Мондый бурычларны хәл итү өчен республикада юл-төзелеш ресурсларының җитәрлек булуына без шат», - диде Рөстәм Миңнеханов.

#яшелүзәнжурналисты
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев