Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында коточкыч хәл... 16 яшьлек яшүсмернең күкрәгенә пычак кадалган, 20 яшьлек кыз кыйнаудан баш мие селкенгән...

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 979 чакыру килгән.

Шуларның 581е – шәһәрдән, 398е районнан булган. 388 кешене госпитализацияләгәннәр: 269ы – шәһәрдән, 119ы – ра­йоннан.

«Радуга» бакчачылык җәмгыятендә күкрәгенә пычак кадалган 16 яшьлек исерек хәлдәге яшүсмер янына чакыру алынган. Зыян күрүчене хирургия­гә китергәннәр. 


Шушы ук адрес буенча тагын бер зыян күрүче янына чакыру булган: билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие селкенгән 20 яшьлек исерек кызга ярдәм күрсәтелгән, ул госпитализациядән баш тарткан.


Тургенев урамында ботын эт тешләгән 7 яшьлек малай янына медиклар чакыртылган. Аны травматологиягә китергәннәр.


Медикларны Комаров урамында улы кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 68 яшьлек хатын-кыз янына чакыртканнар. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.


Космонавтлар урамындагы шәһәр күлендә суга батарга теләгән 44 яшьлек исерек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны реанимациягә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев