Яшел Үзән районында коточкыч сугыш оештырганнар
03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1086 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 633е – шәһәрдән, 453е районнан булган. 322 кешене госпитализацияләгәннәр: 233е – шәһәрдән, 89ы – районнан.
Осиновода күмәк низаг барышында зыян күргән, төрле җәрәхәтләр алган 9 кешегә – 16, 18, 20, 21 яшьлекләргә медицина ярдәме полиция участогында күрсәтелгән. Күбесе травматология бүлегенә китерелгән.
Юность урамында билгесез кешеләр кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән 51 яшьлек исерек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән.
Королев, Гоголь, Туктаров урамнарында салкында өшеп зыян күрүчеләр табылган. Кайсын терапиягә, кайсын хирургия бүлегенә китергәннәр.
К.Маркс урамында ире кыйнап, кабыргалары сынган 39 яшьлек исерек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев