Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында коточкыч янгында 6 дача корылмасы зыян күрә, ут чыккан ике хуҗалык тулысынча янып бетә

Октябрьский бистәсендә уттан 6 дача корылмасы зыян күрә

Янгын Октябрьский бистәсенең «Дубки-2» бакча ширкәтендә була. Янгын сагына ир-ат үз участогында мунча яну турында шалтыратып, хәбәр итә. Янгын сүндерү бүлекчәләре килгәнче, ут күрше корылмаларга күчә. Төп сәбәбе дача йортларының, хуҗалык корылмаларының, мунчаларның бик тыгыз урнашуы була.

Нәтиҗәдә, ике бакча йортында винил сайдинг, тагын берсендә веранда һәм ут чыккан ике хуҗалык тулысынча янып бетә. ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторларының беренчел мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе электр җиһазларының төзексезлеге булырга мөмкин. Барлык шартлар ачыкланганчы, кирәкле экспертизалар билгеләнәчәк.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре халыкка үз хуҗалыкларын контрольдә тотарга, электр җиһазларын, җылыту приборларын һәм мичләрен тикшерергә, спиртлы эчемлекләр кулланмаска, өйдә тәмәке тартмаска һәм ут белән эш итүдә бик сак булырга киңәш итә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев