Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында Казан коткаручылары дежурлыкка чыкты

Су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе балыкчыларның күпләп бозга чыгу урыннарында җиде вакытлыча коткару посты ача.

Боз чорында тәүлек әйләнәсе ГИМС үзәге инспекторлары һәм коткаручылар бергәләп дежур торачак. 24 ноябрьдән коткару посты Зеленодольск шәһәренең паром кичүе районында барлыкка килде.

Хәзер анда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк эзләү-коткару отрядының Казан филиалы коткаручылары «Нептун-11» судносын кулланып дежур торачак.

Коткаручыларның төп бурычы - бәлагә эләккән балыкчыларга мөмкин кадәр тизрәк ярдәмгә килү.

Моннан тыш, дежурлык вакытында инспекторлар һәм коткаручылар көн саен сулыкларда бозның торышын күзәтеп торачак, шулай ук балыкчылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү өчен иң куркыныч участокларга рейдларга чыгачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев