Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында ир-ат батып үлгән

8 июльдә 10.23 сәгатьтә 112нче ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына, Малиновка постына барып җиткәнче Щурячий бистәсе районында, ир-атның батып үлүе турында хәбәр килә.

Баткан егет 2002 елда туган, дуслары белән елга култыгында ял иткән, су коенырга теләп, тирәнгә кергән һәм йөзеп чыга алмаган.

Бу урын җиһазландырылмаган һәм халыкның ял итү һәм су коену өчен билгеләнмәгән. Бу хакта анда искәртмәләр урнаштырылган.

15.10 сәгатьтә Казан шәһәренең 2нче зона эзләү-коткару водолазлары тарафыннан батып үлүче 7-8 метр тирәнлектә, ярдан 50 метр ераклыкта табылган.

15.20 сәгатьтә ир-атның гәүдәсе яр буена чыгарыла һәм Яшел Үзән моргына илтү өчен Васильево бистәсе Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә тапшырыла. Б фаҗига буенча тикшерү комитеты эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев