Яшел Үзән районында «Йошкар-Ола – Зеленодольск» автомобиль юлы участогында М-7 «Идел» участогына кадәр (95,11 км дан 100,35 км га кадәр) төзекләндерү эшләре тәмамланган
«Сыйфатлы имин юллар» милли проекты кысаларында объектта асфальт-бетонның өслек катламы киселеп, 37 мең кв.метрдан артык мәйданда А16НТ асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү катламы җәелгән һәм 40 мең кв. метрдан артык мәйданда ЩМА-16 өске катлам урнаштырылган.
Инфраструктураны яхшырту өчен җәмәгать транспорты тукталышларын үзгәртеп кору һәм асфальт-бетон катнашмалар салынган парковка «кесәлә»рен төзекләндерү, тротуарларны ремонтлау башкарылган, шулай ук, тимер юл аркылы чыгу урынында 4 комплект резин катлам урнаштырылган. Эшләрнең заказчысы – «Главтатдортранс» ДКУ, подрядчы оешма - «Волгадорстрой» ҖЧҖ.
ЗМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев