Яшел Үзән районында йөк машинасы янган
Яшел Үзән районы Әйшә авылында бүрәнә ташый торган йөк машинасы янган.
Яшел Үзән районы Әйшә авылында бүрәнә ташый торган йөк машинасы янган. Машина йөртүче сүзләренчә, янгын автомобиль хәрәкәт иткән вакытта ук чыга. Ир-ат үзе кабинадан сикереп чыгарга өлгерә һәм шунда ук янгын сүндерүчеләр хезмәтенә шалтырата. Бәхеткә каршы, нәкъ шул вакытта ПСЧ-53 бүлекчәсе хезмәткәрләре якында гына була, алар икенче чакырудан кайтып килгәндә кара төтенне күреп ала.
Янгынны берничә минут эчендә сүндерәләр. Беркем дә зыян күрми. Әлбәттә, кабинасы янган һәм матди зыян салынган машинадан кала. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев