Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында яшәүчеләр акчаларын «резерв» счетына җибәреп югалткан

Схемасы гади, ә табышы зур

Кәкре каен

Ялганчылар халыкны кәкре каенга терәтүләрен дәвам итә. Схемалары еш очрый торган, ягъни «тапталган» булса да, ышанучылар гел табылып тора. Кисәтүләргә карамастан.

Соңгы ике очракны гына искә төшереп узу җитә. Бу юлы да аферистлар киң таралган схема буенча эш иткән, корбаннарына мессенд­жерлар аша шалтыратып, мәгълүматлар «утечкасы» нәтиҗәсендә чит кешеләр аларның исеменә кредит рәсмиләштерәләр дип хәбәр иткән. Ничә еллар туплаган акчасы өчен куркып, Васильево бистәсендә яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз билгесез кешеләр әйтеп торуы буенча «резерв» счетына – 570 мең сум, ә 60 яшьлек хатын-кыз 289 мең сум акча күчерә.
Алар үзләренең алданулары турында эш узгач кына аңлый һәм ярдәм сорап хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә.


Очрактан файдаланып, тагын ике очрак турында язып узарга кирәк. Зур Ключи авылында яшәүче 74 яшьлек хатын-кызга билгесез кеше шалтыратып, юл-транспорт фаҗигасе чыгарган кызына ярдәм күрсәтергә кирәклеген хәбәр итә. Имеш, кеше зыян күргән. Әлбәттә, куркып калган хатын-кыз моңа шунда ук ышана һәм курь­ер аша 300 мең сум акчасын бирә.


Ә Карамалы Тауда яшәүче 59 яшьлек ир өченче затларның аның исеменә кредит алуларын хәбәр итүчегә ышануы аркасында 1538927,79 сум акчасыннан колак кага.

Хәзерге вакытта бу ялганлау фактлары буенча тикшерүләр үткәрелә. Полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда катнашы булган кешеләрне ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары алып бара.


Мошенниклар дөнья тулы, шуңа күрә акча мәсьәләсендә үзебезгә сак булырга кирәк. Күргәнебезчә, югарыда әйтелгәннәрнең барысында да акча югалтучылар үзләре гаепле булган, белмәгән затларга шәхси мәгълүматларын ышанып тапшырган, туганнарының исән-иминлеген үзләре тикшермичә торып, акчаларын кемнәргәдер биргән. Менә шулардан чыгып нәтиҗәләр ясыйк инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев