Яшел Үзән районында гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнегүләре үткәреләчәк
Районның гражданнар оборонасы хезмәтләре, оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре белән гамәли чаралар үткәрү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрелде.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ЗМР буенча идарәсе тарафыннан чаралар үткәрү планы эшләнде:
3 октябрьдә «ЗПТС» АҖдә Әйшә авыл җирлегендә кабул итү эвакуация пунктын, күзәтү һәм лаборатория контроле челтәрен җәелдерү, оешма хезмәткәрләрен саклау корылмаларында яшерү, шулай ук халыкны подвал биналарында яшерү буенча күрсәтмә дәресләр узачак;
4 октябрьдә район территориясендә халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев