Яшел Үзән районында газ белән тәэмин итү сүндереләчәк
13-14 августларда газ бирү вакытлыча туктатылачак.
▫ЭПУ «Зеленодольскгаз» хәбәр итүенчә, газүткәргечләрне тикшерү эшләре белән бәйле рәвештә 13 августта сәгать 8:00дән 20:00гә кадәр түбәндәге торак пунктларда вакытлыча газ белән тәэмин итү туктатылачак:
📍Осиново
📍Воронино
📍Ремплер
📍Яңа Тура
📍Дубровка
📍Красницкий
📍Новопольский
Планлы ремонт эшләренә бәйле рәвештә 13 августның 6:00 сәгатеннән 14 августның 12:00 сәгатенә кадәр түбәндәге торак пунктларда газ бирү вакытлыча туктатылачак:
📍Осиново
📍Воронино
📍Ремплер
📍Дубровка
📍Красницкий
📍Новопольский
Ремонт эшләре башланыр алдыннан газ приборларының краннарын ябарга, җиһазларны кабат эшләтеп җибәргәндә, бинаны җилләтергә, төтен чыгу/чыкмауны тикшерергә, газ хезмәткәрләренә керүне тәэмин итәргә кирәк. Фатирда газ исе килсә, кичекмәстән газ приборларын куллануны туктатырга, краннарны ябарга, бинаны җилләтергә, газ хезмәте телефоннары буенча шалтыратырга кирәк: 04, 104 яки 112.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев