Яшел Үзән районында фәнни-тикшеренү сынау үзәге ачылды
Яшел Үзән районында яңа фәнни-тикшеренү сынау үзәге ачылды, дип хәбәр итә республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе.
Фото: Вести Татарстан
Лабораториянең төп максаты — электротехниканы тестлау һәм тикшерү, шулай ук югары вольтлы сынаулар үткәрү.
Республика территориясендәге инновацион эшчәнлеккә илнең төрле почмакларыннан талантлы уйлап табучыларны актив җәлеп итү планлаштырыла. Лаборатория базасында энергетика тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләнәчәк.
«Вечерняя Казань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев