Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында бер көндә өч янгын

Электр җиһазлары сак булуны сорый!

Узган якшәмбедә Яшел Үзән районында берьюлы өч янгын булды. Өчесенең дә сәбәбе - электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу.

Иртәнге дүртләр тирәсендә Королев урамындагы ангар тибындагы бинада янгын чыга. Бу хакта сакчы шалтыратып хәбәр итә. Ул янгын сүндерү подразделениеләрен каршы ала, шунда ук бина эчендә кешеләр юклыгын аңлата. Ут белән көрәшүчеләр янгынның күрше корылмаларга таралуына юл куймаска өлгерә. Нәтиҗәдә, хуҗалык сарае эчендә 150 кв. метр мәйданда утын һәм икенчел агач эшкәртү чималы янып бетә. 

Бер сәгать тә узмый, Октябрьский бистәсендә мунча яну турында хәбәр алына. Утның тирә-юньгә таралу куркынычы булмый. Мунча тулысынча диярлек янып бетә. 

Шул ук көнне кичен Васильево бистәсендә янгын була. Анда уттан торак йорт зыян күрә, аның эчендә коридорның түшәме һәм 5 квадрат метрда әйберләр яна. 

Иң мөһиме - өч янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрми, кеше гомерләре өзелми. Һәм электр җиһазларының торышын вакытында тикшереп һәм контрольдә тотып, монтажлау вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, янгыннарны булдырмаска мөмкин иде. Бу аеруча хәзер, аномаль салкын температура урнашкач һәм электр җиһазларын эксплуатацияләү көчәя барганда, актуаль. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре халыкны бик сак һәм игътибарлы булырга, фаҗигаләрдән качар өчен үз хуҗалыкларын күзәтергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев