Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында җәяүлене бәрдергән шоферга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен бер ел эчендә 80 тапкыр штраф салынган

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә Яшел Үзән районында җәяүленең үлеменә китергән бәрелү буенча нечкәлекләрен сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Йошкар Ола - Зеленодольск автоюлының 122нче километрында җәяүлене бәрдергәннәр иде. 

Казан техникумнарының берсендә укучы 21 яшьлек «ВАЗ» автомобиле йөртүчесенең машина йөртү стажы нибары 1 ел гына һәм шул вакыт эчендә ул:

• юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 80 тапкыр җаваплылыкка тартылган,
• шуларның 55е - тизлек режимын бозган өчен,
• 18е - иминлек каешын эләктермәгән өчен,
• һәм 1се - каршы як полосага чыгу өчен.

Моннан тыш, ул 4 тапкыр «тонировка» өчен җаваплылыкка тартыла. Агымдагы елның май аенда кабат кагыйдә бозган өчен, суд карары буенча ул 2 тәүлеккә кулга алынган

Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтенә берничә минут кала камералар әлеге автомобильнең 126 км/сәгать тизлек белән йөрүен теркәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев