Яшел Үзән районында 850 га мәйданда беренче уңыш җыелган
Районыбызда бөртекле культуралар җыю кампаниясе башланды. Бүгенге көндә 500 га мәйданда көзге бодай суктырылган, уртача уңыш – 40 ц/га һәм 350 га мәйданда уҗым шепкәсе (озимой рыжик).
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Рәис Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: «Урып-җыю чоры – аграрийлар тормышындагы мөһим чор, ул вакытта безнең комбайнчыларга һәм механизаторларга төп йөкләнеш төшә. Тиешле технологияләрне үтәп, барлык эшләрне билгеләнгән вакытта башкару мөһим».
Районда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең гомуми мәйданы 83 мең гектардан артык.
2025 ел уңышы өчен 9,7 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелгән, шул исәптән 9276 га көзге бодай, 75 га көзге арыш һәм 382 га уҗым шепкәсе. Кырларда уңыш җыю беренче чиратта һава шартларына һәм урып-җыю культурасының җитлеккәнлегенә бәйле. Төп бөртеклеләрне җыю эшләрен августта тәмамлау планлаштырыла.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Фото: «ЯҮ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев