Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында 2 яшьлек бала марганцовка эчеп, химик пешүләр алган

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 863 чакыру килгән.

Шуларның 528е – шәһәрдән, 335е районнан булган. 403 кешене госпитализацияләгәннәр: 259ы – шәһәрдән, 144е – районнан.


Королев урамында дусты күкрәгенә пычак кадаган 42 яшьлек исерек ир янына медиклар чакыртылган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.


Норлатның Садовая урамында 4 метр биеклектән егылып төшеп, баш мие җәрәхәтләнгән, умыртка  сөяге, аягы сынган 60 яшьлек иргә медицина ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене  травматология бүлегенә  китергәннәр.


Медиклар 771нче чакрым платформасында поездга бәрелүдән күп санлы җәрәхәтләр алган, кабыргалары, кулбаш сөяге сынган, баш мие селкенгән 37 яшьлек ирне травматик шок хәлендә реанимациягә алып килгән.


Осиновоның Молодежная урамында марганцовка эчеп, химик пешүләр алган 2 яшьлек балага медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны  республика клиник хастаханәсенә илткәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев