Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районына Җиңү поезды киләчәк

Иртәгә, 25 октябрьдә, Горький тимер юлының Казан станциясеннән Свияжск-Ульяновск рокадасы участогын файдалануга тапшыруга 80 ел тулуга багышланган «Җиңү поезды» мемориаль составы китәчәк.

Һәр станциядә тимер юлчылар Идел рокадасы геройлары төзүчеләре хөрмәтенә мемориаль такта ачачак.

Поезд составына легендар Л-3095 паровозы керәчәк, платформаларда хәрби техниканың күргәзмә үрнәкләре һәм истәлекле даталы плакатлар урнаштырылачак.

Яшел Үзән районында яшәүчеләр әлеге поездны Зөя станциясендә 10:45тән 12:05 сәгатькә кадәр күрә алачак.

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев