Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районына гадәти булмаган кунак киләчәк.

Казанда канаты сынган, Кызыл китапка кертелгән ябалакны коткардылар

"Хәбәр Казанның битараф булмаган кешесеннән килеп ирешә. Ул юл кырыенда, «Крутушка» районында зарарланган канатлы кошны тапкан. Бәлки, ябалак машинага бәрелеп, канатын җәрәхәтләгәндер", - дип хәбәр иттеләр ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында.

Ведомство хезмәткәрләре урынга чыгып, кошны карый. Якын арада ул Зеленодольск районының реабилитация үзәгенә китереләчәк, анда аның белән белгечләр шөгыльләнәчәк.

Кош республиканың төрле районнарында очрый, әмма моңа карамастан Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Соңгы вакытта кешеләр торак пунктларда ябалакны ешрак күрәләр, бу аның саны артуын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев