Яшел Үзән районы Татарстанның мәдәни башкаласы исеме өчен көрәшә
«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Зөбәрҗәт төстәге район» концерты узды, анда муниципалитетның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Якташларыбызга Татарстанның атказанган артисты Владимир Шнитко, җырчы Виктория Барс ярдәм итте. Кунаклар арасында ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан һәм Россия Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин бар иде.
«Татарстанның мәдәни башкаласы» проекты – һәр район өчен үзебез турында сөйләү, тарихыбызны җиткерү, тәҗрибә уртаклашу һәм республикабызның никадәр күпкырлы һәм матур булуына тагын бер тапкыр инану өчен уникаль мөмкинлек! – диде район башлыгы Михаил Афанасьев, бәйрәмне ачып.
Ул билгеләп үткәнчә, Яшел Үзән районының төп байлыгы – шәһәр һәм районның данлы тарихын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүче кешеләре.
Бу көнне районның фермерлары һәм авыл хуҗалыгы тармагының зур предприятиеләре тәкъдим иткән күргәзмә оештырылган иде. Фойеда тамашачыларга иҗади төркемнәрнең мастер-класслары тәкъдим ителде. Халыкка иң ошаган почмакларның берсе – Каюм Насыйри исемендәге музей экспозициясе булды, 2025 елда республикада аның 200 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.
Тамаша залындагы концерт тулы аншлаг белән узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев