Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы «Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эшкуарларның иң яхшы Советы» V республика конкурсында абсолют җиңүче дип танылды

Менделеевскида «Иң яхшы эшкуарлар Советы» конкурсына йомгак ясалды.

45 муниципаль берәмлекнең лидеры безнең район командасы булды!

Жюри кулыннан бүләкне Яшел Үзән районы буенча ТР Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкиле, «Синяя птица» мәгариф үзәге җитәкчесе Альбина Динмөхәммәтова алды.

Жюри Яшел Үзән эшкуарларының эшен югары бәяләде, инновацион якын килүне, актив социаль сәясәтне һәм хәйрия эшчәнлегендә катнашуны билгеләп үтте.

Яшел Үзән районында кече һәм урта эшкуарлык субъекты саны - 5411, үзмәшгульләр - 11 341 кеше. 2023 елда район эшкуарлары өчен бизнес булдыруга юнәлдерелгән 20гә якын чара үткәрелде. Эшмәкәрләргә «Зеленый Дол» инвестиция үзәге ярдәм итә һәм бизнес-консультацияләр бирә. Районда эшмәкәрләр советы рәисе Рузилә Тимергалиева.

Котлыйбыз!

Бу хакта ЗМР матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев