Яшел Үзән районы Норлат авылы мәктәбендә кызыклы чаралар узды
Бүген 9а сыйныфында «Минем гаиләдә Ватанны саклаучылар» дәрес-конференциясе, ә 7а һәм 6а сыйныфларында «Солдат альбомы серләре» дәрес-тикшеренү узды.
Укучылар проект булдыру, гаилә тарихын өйрәнү буенча зур тикшеренү эшләре алып барды һәм үзләренең проект эшләре белән чыгыш ясады.
Бу дәресләрдә Әфган сугышы ветераны Садыйков Ирек Нургали улы да катнашты. Ул укучыларның тикшеренү эшләрен югары бәяләде, Ватанны саклаучы буларак үзенең акыллы киңәшләрен бирде.
Биредә шулай ук дембель альбомнары күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Роза Ягудина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев