Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районы муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы яңа ел бизәлешенә багышланган республика конкурсында җиңү яулады

Атна саен уздырыла торган киңәшмәдә Рәис Рөстәм Миңнеханов Раифа авыл җирлеге башлыгы Илсур Нуриевка иң яхшы яңа ел бизәлешенә һәм бәйрәм чараларын уздыруга багышланган республика конкурсында 1нче урын яулаган өчен Диплом тапшырды.

Бәйгедә 42 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы катнашты.

«Үзәк Яңа ел чыршысының иң яхшы бизәлеше һәм җирлекләрдә биш зональ төркем (район үзәкләреннән тыш) арасында Яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә Идел аръягы зонасында беренче урынны Раифа авыл җирлеге яулады.

ЯҮМР матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев