Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы медицина учреждениеләренә гриппка каршы вакцина кайтарылды

Башланды һәм ашык: бер укол унике ай саклый

Вакцинацияләү кампаниясе
Белгечләр вакцинация грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы дип ышандыра. Кемгә прививка кирәклеге һәм ни өчен аны иртә көздә ясату яхшырак булуы турында табиб-эпидемиолог, Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире Юлия Нестерова аңлата.

– Юлия Николаевна, Яшел Үзән районында яшәүчеләргә нинди вакцина белән прививка ясыйлар?

– 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне вакцинация­ләү өчен «Совигрипп» вакцинасы кулланыла. Йөкле хатын-кызларга, медицина хезмәткәрләренә, 6 айлык балаларга һәм башлангыч мәктәп укучыларына «Ультрикс Квадри» ясала. 18 яшькә кадәрге урта мәктәп укучылары өчен вакцинаны якын арада көтәбез.
Шунысын да билгеләп үтәргә телим, барлык вакциналар да үзебезнең илдә җитештерелгән. Алар үткән вакцина компанияләрендә үзләрен яхшы күрсәтте. Вакцинациядән соң антитәнчекләр 8-12 көннән соң барлык­ка килә, иммунитет 12 айга кадәр саклана. Прививка бер тапкыр укол буларак ясала. Бушлай.

– Вакцина ОРВИ яки грипп авыруларыннан саклыймы?

– Монда шуны аңларга кирәк: вакцина белән без үзебезне гриппның урта һәм авыр формаларыннан, өзлегүләрдән һәм үлем очракларыннан саклыйбыз. Прививка ясатучы авырыр­га мөмкин, әмма ул җиңелрәк формада барачак. Барысы да организмның шәхси үзенчәлекләренә бәйле.

– Ни өчен прививка кампаниясе сентябрьнең беренче көннәрендә башланды?

– Вакцинацияне ноябрьгә, эпидемия чиге узганчыга кадәр ясарга мөмкин, әмма моны сентябрь-октябрь айларында, әле халык сирәк авырганда эшләү яхшырак. Моннан тыш, шуны аңларга кирәк: салкын тию сезонында авыручылар саны бездә күпме кешенең прививка ясату-ясатмавына турыдан-туры бәйле. Коллектив иммунитет формалашсын өчен без халыкның ким дигәндә 60 процентына прививка ясарга тиеш, шул чакта Яшел Үзән районында быел эпидемиологик чикне үтмәү ихтималы бар.

– Вакцинациягә әзерләнергә кирәкме?

– Монда билгеле бер әзерлек кирәкми. Иң мөһиме, кешедә кискен йогышлы авырулар булмасын яки хроник авырулар кискенләшмәсен. Шулай ук элек вакцинага һәм тавык аксымына аллергия реакцияләре булмавы да исәпкә алына, чөнки вакцина составына бу компонент керә. Кеше прививка ясатырга килгәч, ул фельдшер яки терапевт тарафыннан тикшерелә, тән температурасы, кан басымы үлчәнә. Шуннан соң гына пациент прививка кабинетына эләгә, анда аны вакцинациялиләр.

– Прививка кабинетлары ничек эшли?

– Бүгенге көндә алар 8.00дән 15.30га кадәр эшли, әмма бездә прививка кабинетының ике сменада кабул итү практикасы да булды. Әгәр шундый ихтыяҗ туса, без мондый режимда эшләүне яңадан карарга риза.

– Вакцинацияләнү кем өчен аеруча мөһим?

– Әлбәттә, куркыныч төркемнәрдәге кешеләргә: болар – балалар, йөкле хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәкләр, медицина учреждениеләре, мәгариф, социаль өлкә, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре. Бу категориядәге гражданнарның без 75 процентына прививка ясарга уйлыйбыз.

– Ә шикәр диабеты, астма яки онкология кебек хроник авырулардан интегүче кешеләрдә вакцинациягә каршылыклар юкмы?

– Әгәр алар ремиссия стадиясендә булса, авырулары, киресенчә, вакцинация ясатуга сәбәп булып тора, чөнки куркыныч төркемнәрнең берсе – хроник авырулары булган кешеләр. Әмма, әгәр кеше шикләнә икән, ул үзенең профильле белгеченнән кайсы чорда прививка ясату яхшырак булуы турында киңәш сорый ала.

– Балаларга вакцинация ничек үткәрелә?

– Хәзер балалар бакчалары һәм мәктәпләрдәге шәфкать туташлары ата-аналардан балаларга прививка ясатуга ризалык җыя. Шуннан соң аларны күпләп вакцинацияләү башланачак. Әмма ата-аналар үзләре поликлиникага мөрәҗәгать итә һәм анда балаларына прививка ясата ала.

– Вакцинацияләнгән кеше авырый аламы?

– Прививка ясалган көнне мунчага, саунага, бассейнга бармас­ка, гомумән юынмаска кирәк. Бераз температура күтәрелергә мөмкин. Әмма боларның барысы да бер генә көн була. Әгәр дә тән температурасы 37,5тән югары булса һәм ул ике көннән артык дәвам итсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Өлкәннәр коллектив рәвештә вакцинацияләнә аламы?

– Оешкан коллективларга поликлиникага яки 10 һәм аннан да күбрәк кеше булганда, үзәк район хастаханәсе амбулаториясенең күчмә прививка бригадасына гариза бирергә була.

Римма Бабаева.
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев