Яшел Үзән районы буенча эксперт-криминалистик бүлеге башлыгы урынбасары вафат
15 июльдә 33нче яшендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча эксперт-криминалистик бүлеге башлыгы урынбасары Илнур Фирдүс улы Насыйров кинәт вафат булды.
Илнур Насыйров эчке эшләр органнарында 2014 елдан бирле эшли. Хезмәт вакытында үзен уңай яктан гына күрсәтә.
Илнур кешеләргә, хезмәттәшләренә һәрвакыт хөрмәт белән карый, сайлаган эшенә бирелгән була, куелган бурычларын профессиональлек һәм җаваплылык белән үти. Ярдәмгә мохтаҗларга битарафлык күрсәтми – һәркемгә ягымлы, ачык йөзле һәм ярдәмчел була.
Хезмәткәрләр арасында ул һәрвакыт абруй һәм хөрмәт казана.
Илнур Фирдүс улы Насыйровның үлеме – туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре өчен авыр югалту. Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре күңелендә Илнур Насыйров турындагы якты истәлек мәңгегә калачак.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге җитәкчелеге һәм шәхси составы Илнурның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бигрәк жәл инде, япь-яшь, яшәргә дә яшәргә... Якыннарына, ятимнәренә, шул яшендә тол калган хатынына Ходай сабырлык бирсен
0
0