Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы сайлады

Бүген шәһәрнең Музыка театры территориясендә урнашкан 1500нче участогында беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле депутатларны сайлауларда Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев тавыш бирде.

– Беренчедән, актив тормыш позициясе булган Яшел Үзән халкына рәхмәт әйтәсем килә, алар инде Рәис һәм җирле депутатлар кандидатлары өчен тавыш бирделәр. Бүген мин һәм минем хезмәттәшләрем дә Ватан алдындагы бурычымны үтәдек. Әлегә өлгермәүчеләргә сайлау участокларына килеп, үз тавышын лаеклы кешеләр өчен бирүләрен үтенәм. Россиянең киләчәге безнең кулларда, – дип шәрехләде Михаил Павлович.

Ә без Яшел Үзән районында тавыш бирүнең барышын күзәтәбез. Безнең белән калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев