Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы эшләре белән танышты

Быелгы җәй һәм көзнең беренче ае җылы, коры көннәре белән истә калыр, мөгаен. Яңгырлар җитмәде, сүз дә юк, аның каравы авыл хуҗалыгында уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга мөмкин булды.

Шушы көннәрдә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы эшләре белән танышты. Эш сәфәре кысаларында урып-җыю батырларын зурлап, Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. Ял күрми, басу-кырларыбызны иңләүче механизаторлар белән җитәкчелекнең эш урынында очрашып, шәхсән аралашып, хәлләрен белү һәм бүләкләү традициягә керде.

Беренче тукталышы – «Авангард» акционерлык җәмгыяте. Алдынгы комбайнчылар Рәис Закиров, Инсаф Вәлиуллин, Виталий Гришин чып-чын җир кешеләре. Алар туган якларында төпләнеп, авыл хуҗалыгын үстерү өчен гаять зур өлеш кертүче уңган егетләребез. Бөртекле культураларны җыеп алу буенча алдынгылар рәтендә, шулай ук, «Абзалов» КФХ комбайнчысы – Олег Захаров, «Җиһаншина» КФХ механизаторы – Алмаз Хәкимуллин, «Ахунов» хуҗалыгыннан – Фаил Рухин, «ВЗП Заволжья» ҖЧШ уңганнары – Рафыйк Мозафаров, Владимир Дурасов, Рәмис Гыйләҗев, Валентин Семенов, Зөлфәт Зәйнуллин бар. Җиңүчеләрне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе комиссиясе комбайннарның төренә, көченә һәм мөмкинлекләренә карап, төркемнәргә бүлеп бәяләгән. Иң күп ашлыкны «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ механизаторы Рәмис Гыйләҗев җыеп алган. «Тукано-450» комбайнында 877 гектар мәйданда 1668 тонна бөртекле культура суктырган. Күгәй егете әлеге җәмгыятьтә беренче көннәрдән бирле эшли, яшьләргә үрнәк булып тора. Уңыш­лары да сөендерерлек. Бүләкләнүчеләр арасында «Күгәй» һәм «Тау Иле» хуҗалыкларыннан Фәнис Заһидуллин һәм Илһам Заһидуллин да бар. Котлыйбыз!

– Авыр хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сез барыгыз да үз урыныгызда, эшегезне намус белән башкарасыз. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаилә иминлеге телим, – диде район башлыгы Михаил Афанасьев механизаторларның кулларын кысып.

Урып-җыю тәмам, быел барлыгы 36528 тонна бөртекле культура җыеп алынган. Гектарыннан 23,4 центнер уңыш чыккан. Бүген кукуруз җыю дәвам итә. Көзге чәчүне дә төгәлләгәннәр.

Район җитәкчесе Рус Әҗәле терлекчелек комп­лексында автоматлаштырылган азык үзәге төзелеше белән дә танышты. Мондый үзәк безнең ра­йонда юк иде әле. Беренчесе куллануга тапшырылгач, Яшел Үзәннең өч комплексына һәм Югары Ослан, Кама Тамагы районнарына хезмәт күрсәтәчәк. Аннан файдалану азык чыгымнарын киметәчәк һәм терлекләр өчен оптималь рацион булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

– Бу һәркем өчен отышлы дөнья системасы. Техника белән кырларда азык җыеп интегәсе юк. Фермерларга, гади хуҗалыкларга да терлек азыгы алу өчен бик уңайлы үзәк булачак, – диде район башлыгы күргәннәреннән канәгать калып.

Азык үзәге быел төзелеп бетәчәк, күрше район фермерларыннан заказ биреп куелган да инде.
Михаил Афанасьев, шулай ук, Олы Ачасырның капиталь ремонт ясалган мәдәният йортын да карады. Биредәге үзгәрешләрне сүз белән генә аңлатырлык түгел. Заманча, якты, матур клуб, Аллаһ кушып, тиздән үз ишекләрен ачачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев