Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев үз вазифасыннан алда китте

Бүген сессия барышында район Башкарма комитет җитәкчесе Ильяс Ганиевның вәкаләтләреннән азат ителүе турында хәбәр ителде.

Мин Ильяс Рәсим улына уртак хезмәтебез өчен рәхмәт белдерәсем килә, ул көчле җитәкче буларак Яшел Үзән районы өчен бихисап эш башкарды, күп өлкәләрдә уңай динамика күзәтелде, - диде район башлыгы Михаил Афанасьев.

Депутатлар алдында чыгыш ясаганда, Ильяс Ганиев шәһәр һәм республика хакына төзелеш тармагының федераль структурасында башка вазифада эшләячәген аңлатты.

- Яшел Үзән минем өчен якын районга әверелде. Без Михаил Павлович Афанасьев җитәкчелегендәге зур һәм көчле команда белән эшләдек, мин бик кыйммәтле тәҗрибә тупладым, тормышымның мөһим этабын уздым. Мин Сезгә, Михаил Павлович, ышанычыгыз, ярдәмегез, төпле киңәшләрегез өчен рәхмәт белдерәм, - диде Ильяс Ганиев.

Ильяс Ганиев район Башкарма комитетын 2020 елның октябреннән җитәкләде.

Район Советы матбугат хезмәте фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев