Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районы авыл җирлекләрендәге социаль инфраструктура объектларын яңарту эшләре дәвам итә

Бүген Осиново авылында булдык.

Мәдәният йортында капиталь ремонт бара. Бина 1979 елда төзелгән. Биредәге түгәрәкләр һәм секцияләргә 200дән артык кеше йөри, шуларның якынча 180е – балалар.

Фасадны яңарту һәм тирә-юньне төзекләндерү эшләре тәмамланган. Хәзер тавыш яздыру студиясе, музыка җиһазлары һәм конференц-зал яңартыла. Зал заманча техника белән җиһазландырылачак.

Балалар сәнгать мәктәбе төзелеше дә дәвам итә. Төзелеш эшләре актив бара: өченче кат диварлары күтәрелгән, түбә ябу эшләре башланган. Проектны бергәләп финанслаучы – «Майский» теплица комбинаты.

Бу – безнең өчен мөһим проект. Осиново халкы елдан-ел арта, бүген авылда якынча 23 мең кеше яши. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән тиздән яңа бина үз ишекләрен авыл халкы өчен ачачак.

Эшләр «Гаилә» милли проекты һәм «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» төбәк проекты кысаларында башкарыла.

Михаил Афанасьевның МАХ каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев