Яшел Үзән районы Әйшә авылында ике дачага ут төрткәннәр
5 – 11 майда янгын сүндерүчеләр 19 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 4есе ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.
Әйшәдәге «Березка» бакчачылык җәмгыятендәге өйдә ут электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен бозудан чыккан дигән якынча нәтиҗә ясалган. Нәтиҗәдә, өй һәм аның янкормасы янып, 60 квадрат метр мәйданга зыян килгән.
Әйшәнең «Весна» бакчачылык җәмгыятендә ике дача өе янып, 138 квадрат метр мәйданга зыян килгән. Янгын ут төртүдән чыккан дип фаразлыйлар.
Гайдар урамында утын өелгән ангарда янгынның электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен бозудан чыккан булуы ихтимал. Бу очракта ангарның 200 квадрат метрына зыян килгән.
Сафоновоның Песчаная урамындагы мунчада янгын мичтән файдаланганда чыккан. Нәтиҗәдә, мунча тулысынча янып беткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев