Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе ашыгыч ярдәм станциясенең автопаркын яңа автомобильләр тулыландырды
Кичә республика медицина учреждениеләре өчен транспортларны тантаналы рәвештә Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
100 ашыгыч ярдәм машинасы һәм 40 җиңел автомобиль Татарстан шәһәрләре һәм районнарының 39 хастаханәсенә бирелде.
Җиһазларның тулы комплектациясе булган «В» классындагы дүрт автомобиль инде Яшел Үзән районына килеп җитте.
1 сентябрьдә алар линиядә эшли башлаячак.
ЗЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев