Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзән психо-неврология диспансерының медико-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Наталья Евдокимова «Айныту ноктасы» программасы турында сөйләде

Безнең республикада 2015 елдан бирле уникаль программа эшли. Ул ТР Рәисенең шәхси контрольлегендәге «Айныту ноктасы» («Точка трезвости») дип атала. Шуның нигезендә һәр елны һәр муниципаль районга квоталар бирелә.

Фото: ясалма интеллект

Проектның асылы нидә һәм ул ни өчен уникаль? Максаты – ата-аналарга алкоголь бәйлелеген җиңәргә, шуның белән гаиләләрне саклап калырга һәм балаларны ятимлектән коткарырга ярдәм итү. Әлбәттә, моның буенча күп ведомстволар – эчке эшләр, мәгариф, медицина органнары, социаль хезмәтләр бергә эш алып бара. Проблемалы гаиләләрне ачыклау, алар белән әңгәмәләр уздыру, табиб кабул итүләренә җәлеп итү, кирәк очракларда дәвалау кебек гамәлләр бер чылбыр белән бара. Нәтиҗәсе бер – балаларны гаиләгә «кайтару».  

Быел программаның Яшел Үзәндә ничек алып барылуы турында психо-неврология диспансерының медико-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Наталья Евдокимовадан белештек.

- Наталья Николаевна, безнең районга быел республикадан күпме кешегә квота бирелде?

- Быел безгә 12 квота бирелде. Әмма хәзер 8 кешене генә дәвалыйбыз. Кызганыч әлбәттә, чөнки алтын бәясендәге бу программага, төрле сәбәпләр белән кайбер әти-әниләр керә алмады. Ни дисәң дә, аларны мәҗбүриләп булмый. Белгечләр дә теләксез кеше алдында хәлсез.  Алынучыларның программа шартларына туры килүе дә ул вакытта мәҗбүри иде. Менә күптән түгел Казанда киңәшмәдә катнашырга туры килде. Аңлатуларынча, хәзер бу шартлар чагыштырмача «йомшартылган». Әйтик, аларны диспансер исәпкә алмаска була. Әгәр дә бу искәрмәләр иртәрәк кертелсә, аңа бер парны кертергә мөмкин булыр иде. Аларның икесе дә медицина хезмәткәре,  мәҗбүри шартлар булганга күрә, эштән чыгарылуларыннан курыктылар.  Әйе, ул гаиләдә проблема бар. Анда бер  яшүсмер тәрбияләнә. Әтисендә агрессия билгеләре булуы да билгеле.

Тагын бер мисал китерәм. Шәһәрдә әниләре алкогольгә бәйле дүрт балалы һәм җәмәгатьчелекнең, бөтен структураларның игътибарын үзенә тарткан гаилә бар. Аны хәтта үзәк телеканал да күрсәтте. Аның белән бөтен структуралар да шөгыльләнде һәм әниләрен программага алу турында карар кылынды. Әмма аны, үзенең ризалыгыннан башка җәлеп итеп булмады.  Ул ана  үз-үзен җиңеп, табибка килмәде. Аның үз проблемасын бөтен җитдилеге белән кабул итә алмавы нәтиҗәсендә балаларының  тартып алыну куркынычы сакланып калды. Аның башы алкоголь белән томаланган. Өч баласы бер әтидән булса, дүртенчесе икенчедән. Ул хәзерге вакытта шул икенче ире – кече баласының әтисе белән яшәсә дә, гаиләдә ызгышлар чыга. Һәм ул барысын да иренә сылтый. Кыскасы, аның балалары белән бергә булган тормышы хәзер кыл өстендә. Әйткәнемчә, балаларын үз итү инстинкты икенче планга күчкән әниләр белән эшләү бик авыр.

- Әйтегез әле, быелгы дәвалану курсы кайчан башланды һәм хәзер теләк белдерүчеләр булганда аларны программага кертеп буламы?

- Квота безгә бирелү белән апрель аенда программаны гамәлгә кертә башладык.  Кабул ителгән 8 кеше 6 ай эчендә 6 укол алачак. Бу препарат бик кыйммәтле. Квота буенча алынучыларның һәммәсе ведомствоара  комиссия  күзәтүе астында. Нәтиҗәләрне әйбәт дип әйтер идем. Алар әкренләп тормышка кайта, балаларын кайгырта, көнкүреш проблемаларын хәл итә. Әйткәнемчә, бу проект күп ата-аналарны балалары белән кавыштырды. Моны Рәисебез дә бик яхшы аңлый, республикада ташландык балаларны булдырмау, авыр хәлдәге гаиләләрне тергезү буенча зур көч куела. Бу чыннан да шулай. Программа гамәлгә ашырыла башланганнан бирле безнең районда 50гә якын ата-ана тулысынча дәваланып, балаларына үзләре тәрбия бирә башлады.

- Шулай да, тагын бер тапкыр искә төшерик, программага кемнәр сайлана?

- Социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаиләләр мәгариф, медицина, социаль, эчке эшләр органнары аша ачыклана. Бу очракта күбрәк аналарга өстенлек бирелә. Әмма аларның сәламәтлек торышының да туры килүе мөһим. Әйтик, йөклелек, бавыр циррозы, аң-хәтер ягыннан тайпылышлар булмаска тиеш. Әлбәттә,  ситуациядән чыгып, МХОда катнашучылар гаиләләренә игътибар зур. Былтыр, мәсәлән, шундый ике әни булды. Нәтиҗәдә,  балалары гаиләләргә кайтарылды.

- Хәзер сайлап алу шартлары гадиләштерелгәч, киләсе елда план үтәү җиңелрәк булырмы?

- Әлбәттә, ышаныч зур. Һичшиксез, катлаулы хәлгә юлыгучыларга ярдәм итү җиңелрәк булыр. Әмма иң беренче чиратта, аларның үзләренең теләге, башларында алкогольгә караганда ана булу хисе өстенлекле булырга тиеш.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев