Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән предприятиесендә шартлы гадәттән тыш хәлне бетерделәр

Бүген республика буенча гражданнар оборонасы буенча идарә органнары һәм гражданнар оборонасы көчләре белән күнекмәләр үткәрелде.

Тренировка ике этапта үтте.

Беренче этап барышында җитәкчеләр составын хәбәр итү һәм җыю, контроль төркемнәрен урнаштыру, үзара бәйләнешне оештыру, Гражданнар оборонасы өлкәсендә мәгълүмат җыю һәм алмашу буенча чаралар үткәрелде. Икенче этапта «Дошманның зарар китерүче заманча чараларны куллану куркынычы шартларында гражданнар оборонасын алып бару» планы буенча гамәли чаралар каралды.


Икенче этап барышында «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ территориясендә өйрәнүләр оештырылды. Күнегүләр сценариесе буенча, котельный бинасында янгын чыга, 10 хезмәткәр зыян күрә. Беренче чиратта, заводның авария-коткару формированиеләре котельняга газны япты. Бер үк вакытта кешеләрне эвакуацияләүне дә оештырды. Килеп җиткән ПСЧ-52 янгын сүндерүчеләре ишекне ябып, гидравлик авария-коткару коралы ярдәмендә җимерелгән тимер конструкцияләрне кисеп, котельныйда янгынны сүндерүгә кереште. Бинада калган зыян күрүчеләрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә алып чыгып тапшырдылар. Предприятиенең пост хезмәте вакыйга урынын камап алды. Эвакуацияләнгән барлык хезмәткәрләр предприятиенең саклагыч корылмаларына күчереп, урнаштырылды, соңыннан анда гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологы эшләде.


«А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖдә оештырылган өйрәнүләр нәтиҗәләре буенча, барлык хезмәтләр дә вакыйга урынына үз вакытында килеп җитте һәм куелган бурычларны үтәде. Яшел Үзән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү территориаль системасының әзерлегенә йомгаклау билгесен штаб тренировкасы җитәкчесе - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында штаб күнегүләре уздыру йомгаклары буенча селектор киңәшмәсендә әйтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев