Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән поликлиникаларында коронавирустан вакцинаны интраназаль рәвештә, ягъни борынга сиптереп ясый башладылар

Яңа вакцина нәрсә ул?

*Әлеге прививка өчен «Спутник V» вакцинасы кулланыла;
*Препарат шприцка салынган;
*Аңа энә түгел, ә фильтр белән махсус җайланма куела;
*Шприцка басканда, вак кисәкчәләр рәвешендәге сыеклык-тамчы борын куышлыгына куначак;
*Анда секретор антитәнчекләр барлыкка килә, алар вирусны нейтральләштерәчәк;
*Мондый ысул белән прививка ясаган кешеләр коронавирус йоктырмый;
*"V Спутник"ны борынга сиптерү ике дозадан тора һәм 21 көн аралыгы белән ясала.
❗ Әгәр сез беркайчан да коронавируска каршы прививка ясамагансыз икән, сезгә "Спутником V” вакцинасын шприц аша ясату мөһим.

Бу хакта Зеленодольск үзәк район хастаханәсе хәбәр итә.

 

Фото Зеленодольск Life телеграм каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев