Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән полицейскийлары наркотиклар сатучыны тоткарлаган

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә шәһәрдә яшәүче 19 яшьлек егетнең наркотикларның законсыз әйләнешенә катнашы булуы турында мәгълүмат керә.

Моның буенча наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре оператив чаралар үткәргәндә шәһәр территориясендә наркотик матдәләр яшереп куя торган 17 урынны ачыклый һәм шуның барышында тоткарланган егеттән шикле матдә табып алына. Табылдыкны, әлбәттә инде, тиз арада экспертизага җибәрәләр.

Нәтиҗәдә, тикшерелгән 96 грамм авырлыктагы матдәнең исеме дә ачыклана, ул синтетик наркотик – амфетамин булып чыга. Тоткарланучы сүзләренчә, аларны ул алга таба сату өчен контактсыз ысул белән сатып алган. Аннан соң, аерым дозаларга бүлгәләп, шәһәр территориясендәге яшерен урыннарга куеп калдыру юлы белән кулланучыларга саткан.
Хәзерге вакытта шикләнелүче кулга алынган. Аңа карата РФ Җинаятьләр Кодексының 228.1нче маддәсенең 4нче бүлегенең «г» пунктында каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатканнар.

Әлбәттә, җәзаны бу егеткә суд билгеләр. Ничек кенә булмасын, аңа закон каршында җавап тотарга һәм яшь гомерен рәшәткә артында уздырырга туры килер, мөгаен. Чөнки наркотикларның нигезсез әйләнешенә каршы кануннар бик катгый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев