Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Яшел Үзән ПКБ» АҖ генераль директорының бәйрәм белән котлау сүзе

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, кадерле дуслар!

Фото: редакция архивыннан

Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу ике бәйрәм гасырлар һәм буыннар бәйләнешен, халкыбызның гореф-гадәтләренә тугрылыгын һәм аның рухи көчен гәүдәләндерә. Нәкъ менә тынычлыкка һәм иреккә омтылу, бердәмлек һәм Ватан язмышы өчен бурыч хисе һәрвакыт авырлыкларны җиңәргә һәм дәүләтнең иң мөһим бурычларын үтәргә ярдәм итә. Безнең республика һәм районыбыз Ватанны саклауга, Россия дәүләтчелеген, суверенитетын һәм илнең бердәмлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертә, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында тынычлык һәм татулык үрнәге булып тора.

Бүген Татарстан Россиянең икътисади яктан иң алга киткән, мөстәкыйль төбәкләренең берсе. Елдан-ел республика җитлеккәнлеген һәм үз үсешенә ышанычын күрсәтә, бу киләчәккә планнар төзергә мөмкинлек бирә. Конституция җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны тәэмин итү гаранты булып тора, туган төбәгебезне һәм бөтен Россияне ныгыту турындагы лаеклы уйларны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Бу бәйрәм көннәрендә ныклык, тынычлык һәм Россиянең, Татарстанның якты киләчәгенә ышаныч телим. Гаиләләребезгә иминлек, бәхет, татулык насыйп булсын.

Евгений Жирков, «Яшел Үзән ПКБ» АҖнең генераль директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев