Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне белән котлый

Кадерле яшел үзәнлеләр! Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне белән ихластан котлыйм!

Бүгенге көндә безнең республика Россиянең иң уңышлы эшләүче төбәкләренең берсе, башкаларга күп яктан үрнәк. Республика җитәкчелегенең зирәк сәясәте, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге, тырышлыгы Татарстаныбызны бөтен дөньяга танытты.
Һәм без хаклы рәвештә Ватаныбыз, аның казанышлары һәм хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз.
Республика һәм шәһәребез үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле якташлар.
Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, муллык, тыныч тормыш телим.

Михаил Афанасьев, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев